Экология министрлыгы хезмәткәрләре мини-футбол ярышының 1/8 финалга чыкты

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
6 октябрьдә, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, “Триумф” спорт комплексында мини-футбол буенча төркемнәр этабы булып узды. Шобага нәтиҗәләре буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына каршы Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсе һәм Татарстан Дәүләти торак инспекциясе командалары ярышырга тиеш булды. Экология министрлыгы командасы барлык өч матчта җиңеп, төркемдә 1нче урынны алды һәм 1/8 финалга чыкты. Плей-офф сериясе уеннары 11 октябрьдә була.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International