Зәңгәр күлдә экологик акция үткәрелде

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
14 октябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Идел буе федераль университетының биоэкология кафедрасы студентлары белән бергә, Зәңгәр күл тирәсен җыештырдылар. Чара Татарстан муниципаль районнары территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы кысаларында үткәрелде. Өмәдә 40 кеше катнашты. Ике сәгать эчендә 50 капчыктан артык чүп-чар җыелды.
Акциянең максаты – табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш һәм экологик үзаң тәрбияләү, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын үстерүгә булышу.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International