Экология министрлыгы хезмәткәрләре Агач утырту көнендә катнашты

2014 елның 11 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре республика районнары территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы кысаларында үткәрелгән “Агач утырту көне” традицион табигать саклау акциясендә катнаштылар. Министрлык хезмәткәрләре көче белән “Шәһәр яны урманчылыгы”ның Биектау участогында 300дән артык нарат утыртылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International