Экология министрлыгында «Антикоррупцион хәбәрче» журналының 3нче саны чыкты

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Октябрь башында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупион хәбәрче” журналының чираттагы саны чыгарылды.
Журналда коррупциягә каршылык законнарына 2014 елның 3 кварталына кадәрге үзгәрешләр һәм Министрлыкның 3 кварталдагы антикоррупцион эшләре бәян ителә.
Шулай ук журналистларның төрле хәбәр чараларында басылган “Коррупциягә каршы көрәш экономика үсеше тукталуга сәбәп булды” (www.vedomosti.ru); “ГИБДД коррупциягә бәйле яңа вәкаләтләр тели” (www.avtovzglyad.ru); “Ришвәтчеләрне тавыштан таныячаклар” (www.mk.ru); “Татарстанда коррупция турында сирәк хәбәр итә башладылар” (www.regnum.ru) мәкаләләре яктыртылды.
Журнал “Коррупциягә каршылык” бүлегендә урнаштырыла.
Хөрмәтле укучылар!
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында андагы коррупция буенча халык фикерен белешү оештырылган.
Сезгә Министрлыкның рәсми сайтында он-лайн режимда анкета тутырырга тәкъдим итәбез (баннеры сайтның баш битендә яисә “Коррупциягә каршылык” бүлегендә).
Безгә Министрлыкта коррупцион хәл буенча сезнең шәхси фикерне белү мөһим.
Бу тикшеренү Министрлыкның эш нәтиҗәләрен яхшыртырга, андагы вазифалы затларның коррупциясенә юл куймау максатында оператив чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
Җәмәгать фикерен тикшерү ел дәвамында үткәрелеп, аның нәтиҗәләре, антикоррупцион чаралар күрү максатында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы коррупциягә каршылык комиссиясе утырышларында каралачак.
Хезмәттәшлек өчен сезгә алдан рәхмәтлебез!
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International