Экология министрлыгы белгечләре «ФОРТ-РИМЭКС» һәм «Транснефтепродукт» ягулык станцияләрендә мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы эшен карадылар

2014 елның 24 октябре, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “ФОРТ-РИМЭКС” компаниясе ҖЧҖнең Магистраль урамы 86да урнашкан, “Транснефтепродукт” ҖЧҖнең К.Тинчурин һәм Г.Камал урамнары чатында урнашкан автоягулык станцияләренә куелган, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык системаларның эшен карадылар.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үзләренең ягулык станцияләрен расланган программаларда күрсәтелгән срокларда җиһазлау буенча эш алып баралар. Мәсәлән, Казанда мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 36 станция җиһазланган.
Күпчелек автоягулык станцияләренең торак пунктлардагы йортларга якын торуын исәпкә алганда, аларга шундый системалар коруның экологик әһәмияте бәхәссез.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International