Экология министрлыгы делегациясе Интеллектуаль транспорт системалары буенча практик семинарда катнашты

2014 елның 17 октябре, җомга
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкләгән делегация Интеллектуаль транспорт системалары буенча 15-16 октябрьдә Казанның ИТ-Паркында булып узган халыкара практик семинарда катнашты. Семинарда катнашучыларга “Атмосфера пычрануга автотранспорт йогынтыларын киметү механизмнары” «Mechanisms for minimisation of the impact of motor-vehicle transport on atmospheric pollution») темасына доклад укылды, һәм ул транспорт системалары белән идарә итүче Россия һәм чит ил оешмалары җитәкчеләрендә кызыксыну тудырды.
Семинарның пленар өлешен ачканда, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков юл-транспорт инфраструктурасын экологик факторларга бәйле рәвештә үстерергә кирәклекне ассызыклап әйтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International