Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәт коллективларының коррупциягә каршылык җыелышлары үткәрелде

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының тармак оешмаларында Татарстанның Социаль-экономик күзәтчелек комиссиясе әзерләгән “2014 елның 1 яртысында Коррупциягә каршы күзәтчелек” һәм “Татарстан халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” темалары буенча хезмәт коллективлары очрашулары булып узды. Шул кысаларда коррупциягә китерә торган факторларга анализ нәтиҗәләре, коррупция фактлары турында гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен күзәтү нәтиҗәләре, дәүләти гражданлык системасында коррупцион яисә башка хокук бозуларны профилактикалау, коррупциягә каршы пропаганда, Татарстанның коррупциягә каршылык субъектларының эшчәнлегенә рейтинг бәяләре каралды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International