Экология министрлыгы вәкилләре Мәскәү Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаментының «яшел стандартларга» багышланган коллегиясендә катнашты

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Мәскәү Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаментының “яшел стандартларга” багышланган коллегиясендә катнашты.
Коллегия эшендә Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин, Табигатьтән файдалану департаменты җитәкчесе Антон Кульбачевский, “Яшел стандартлар үзәге” коммерциясез партнерлыгы директоры Рәшит Исмәгыйлев, шулай ук төбәк министрлыклары, төзелеш һәм коммерция оешмалары вәкилләре, галимнәр катнашты.
Коллегиянең төп максаты – дәүләт хакимияте органнарының “яшел” төзелеш принципларын арытаба иңдерү кирәклеген нигезләүче позицияләрен формалаштыру, шулай ук бу юнәлештә арытаба үсешнең гамәлләр планына, үзенә күрә юл картасына нигезләр салу.
Ринат Гатауллин үз чыгышында Татарстанда “яшел” стандартларны үстерү эшләренә уңай бәя бирде. Шулай ук ул Россия Табигать министрлыгының Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә объектлар төзегәндә “яшел стандартлар” иңдерүгә ярдәм итәчәген әйтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International