Татарстанның V Яшь гражданнар форумы үткәрелә

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
2014 елның 27 октябреннән башлап Татарстанның V Яшь гражданнар форумы үткәрелә. Проект яшь гражданнарның, балалар оешмаларының иҗтимагый активлыгын күтәрүгә, аларны камилләштерү һәм ныгыту механизмнарына, балалар һәм яшьләр проблемаларын чишүгә юнәлтелә.
Форумга Татарстанның барлык районнарыннан балалар хәрәкәте лидерлары һәм җитәкчеләре җыелачак. Экспертлар сыйфатында җәмәгать оешмалары һәм тармаклар вәкилләре чакырыла.
Форумның эше шундый секцияләр буенча оештырыла:
– мәгариф
– экологик тәрбия;
– наркотикларга каршы тәрбия;
– сау тормыш, балалар спорты һәм туризм;
– балаларның массакүләм хәбәр чаралары һ.б.лар.
Татарстанның V Яшь гражданнар форумы үз эшен 2014 елның 31 октябрендә тәмамлый.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International