2015 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында (Бондаренко урамы һәм Хөсәен Ямашев проспекты чатында) “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган иде. Гомуми белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәрләр җибәрде, шулар буенча инспекторлар тиешле чаралар күрде. Конкурста республиканың барлык муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы 200 гомуми белем бирү оешмасыннан 1000ләп укучы катнашты. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1281 хәбәр җибәрелде. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде:
– “Иң актив укучы”;
– “Иң актив класс”;
– “Иң актив мәктәп”.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
“Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасында шулай ук уеннар, конкурслар, викториналар, фәнни шоу, әйберләр ясау буенча мастер-класслар да үткәреләчәк. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала.
Тәтеш муниципаль районында, “Әкият” балалар бакчасы базасында, Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча ресурслар үзәге һәм “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында “Мәктәпкәчә тәрбия оешмаларының мәктәпкәчә белем бирүне стандартлаштыру шартларындагы социаль партнерлыгы” дигән темага зона семинары үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.
Чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсен йомгаклау һәм тарату, Татарстан балалар бакчаларын “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы буенча хезмәттәшлеккә җәлеп итү.
2015 елның 23 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан мэриясе хезмәткәрләре, “Чиста булыр” хәрәкәте активистлары, Рус Географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе дайверлары, Экономика, идарә һәм хокук институты, К(И)ФУ студентлары, якындагы предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм Казанда яшәүчеләр Аскы Кабан күлен тәртипкә китерде, яр буйларын һәм күл төбен чүп-чардан тазартты. Өмәдә экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. Аның әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык көннәрендә дәүләти экологик күзәтчелек кысала-рындагы эшләр (табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм теркәү) генә башкарылмый, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү чаралары да үткәрелә. Казанның күренекле урыны булган Кабан күлен шәһәр халкы да, башкалага килгән кунаклар да ярата. Татарстан халкының яр буйларында ял итү урыннарын чиста тотарга кирәк. Татарстан Президентны вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан су саклау зоналары елы дип игълан ителгән 2016 елда бу мәсьәләгә аерым игътибар биреләчәк. Кабан күле суының сыйфатын тиешле хәлгә китерү буенча 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында да зур эшләр башкарылган иде. Бүгенге көндә күлгә индустриаль сулар агызылмый, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы-гының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе су сыйфатын даими күзәтеп тора. Инспекция белгечләре бүген дә чираттагы су пробаларын алып тикшергән. Күчмә лаборатория суны аммоний, сульфат, нитрит, нефть продуктлары кебек 15 күрсәткеч буенча оператив анализларга мөмкинлек бирә. Бүгенге анализ Кабан күле суының нормаларга туры килүен күрсәткән, арттырулар юк. Кислород кимәле дә нормада.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коррупцион һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплысы Екатерина Питернова әзерләгән “Антикоррупционный вестник” (“Коррупциягә каршылык хәбәрчесе”) электрон журналының чираттагы саны чыкты. Журналда Министрлык 2015 елның 4 аенда башкарган коррупциягә каршылык эшләре чагылыш тапкан, шулай ук төрле хәбәр чараларында журналистлар бастырган мәкаләләр яктыртылган. Аны Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә карарга була.
23 май көнне Казанда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә, Кабан күле территорияләрен чистарту өмәсе үткәрелә. Яр буен җыештыруда Татарстанның “Чиста булыр” экологик хәрәкәте активистлары, югары уку йортлары студентлары һәм шәһәр халкы катнашачак. Рус Географик җәмгыятенең региональ бүлекчәсе дайверлары исә Кабан күленең төбен чүп-чардан чистартачак. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, җыелу Г.Камал театры янында Иске Татар бистәсе яклап, 23 майда 9.00дә. Кирәкле кораллар урында бирелә.
2015 елның 23 апрелендә Татарстан Юстиция министрлыгы “Татарстан Республикасының 2015-2020 еллардагы коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру” дәүләти программасының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршы нәтиҗәле эш итү һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен барлык шартлар тудырылган булу расланды. Тикшерү йомгаклары буенча белешмә Татарстан Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә урнаштырылган.
2015 елның 20 маенда Татарстанның Лаеш районы Никольский авылында Идел Көне үткәрелә. Бәйрәмне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институтының “Тотрыклы бергәлек төзү өчен Җир Хартиясенең нигез принципларын үстерү” дигән ЮНЕСКО кафедрасы үткәрә. Идел Көне кысаларында Фәннәр Академиясе һәм Казан Федераль университеты галимнәре Казан һәм Лаеш укучылары өчен ачык экологик “Академия дәресе” дә үткәрәчәк, шулай ук укучылар белән су, утырым, туфрак пробалары алу һәм анализлау, “Каравон” рус фольклоры музеен карау күздә тотыла.
2015 елның 14 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелеге инспекторлары Биектау районы Иске Тура авылы янында законсыз рәвештә, лицензиясез килеш файдалы казылма – торф чыгару фактын ачыклаган иде. 16 майда тагын бер рейд оештырып, алар бу эшнең тагы да кабатлануын күрделәр. Карьердан чыгу юлында Камаз, ГАЗ автомобильләре һәм чылбырлы экскаватор тоткарланды. Россия МВДсының Биектау район бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан техниканың теркәү номерлары алынды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Россия МВДсының Биектау район бүлегенә табигать саклау законнарын бозу факты буенча җинаять эше кузгату өчен документлар юнәлтте.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә.
Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Исхад-А” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның йомык системасы белән танышты. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы срокларда җиһазлау белән шөгыльләнә. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 40 станция җиһазланган.