Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклары министрлыгында Россия Федерациясе Тикшерүләр комитетының Татарстан идарәсе белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде, шул турыдагы документка Россия Федерациясе Тикшерүләр комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев кул куйды. Килешү Татарстан территориясендә кылынган җинаятьләр, аерым алганда калдыклар һәм куркынычлы матдәләр, агулар белән эш итү, сулыкларны, һаваны пычрату һәм башка шундыйлар турындагы хәбәрләрне карауга һәм тикшерүгә кагылышлы.
Министрлыкның матбугат хезмәте