Хуҗалык-фекаль сулар ничек җиргә аккан? Экологлар пычранган туфрак пробаларын анализлый

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Казанның Идел буе районында яшәүчеләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Колгали урамы 36нчы йорт турысында канализация исе килү турында хәбәр иткән иде. Шул урынга Министрлыкның Үзәк территориаль инспекторлары барып, андагы хуҗалык-фекаль коеның бозылуын ачыклады, Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре пычранган туфрактан пробалар алды. Хәзер “Шәһәр төзү эшчәнлеге һәм предприятиеләрне, корылмаларны һәм бүтән объектларны эксплуатацияләү вакытында экологик таләпләрне үтәмәү” РФ КоАП 8.1 статьясы, “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр һәм башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” РФ КоАП 8.2 статьясы буенча җаваплылык каралган бу хокук бозуга бәйле затлар ачыклана. Табигать саклау законнары бозылу һәм аны бетерергә кирәклек турында якын-тирәдәге идарә компанияләренә хәбәр ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International