«Зилант-2016» XVI ачык шәһәр экология форумы

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

КФУның “Уникс” комплексында 2016 елның 29 январенда узачак “Зилант” XVI ачык шәһәр экология форумына эшләр кабул итү дәвам итә. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбри­гадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарә­сенең грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:

1. Фәнни-тикшеренү юнәлеше. Докладлар “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация”, “Су проектлары. Гидроэкология”, “Аэроэко­логия”, “Аңлы кеше: социаль экология, психология”, “Индустриаль экология”, “Кеше саулыгы һәм экология” дигән 8 секциядә тыңлана.

2. Күләмле оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе). Чыгышларның теманы ачуы, үзенчәлеге, тәэсирлеге, секциядә формалаштырылган төстә тапшырылган сценарий бәяләнә. Номинациядә шәһәрнең һәр районыннан берәр – барлыгы 7 агитбригада катнаша.

3. “Татарстанда биологик төрлелекне һәм табигый байлыкларны саклау проблемалары” дигән табигать саклау юнәлеше. Секциядә шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау һәм аларга җим салу, сыерчык оялары элү, төрле табигать саклау акцияләре оештыру һәм үткәрү кебек чаралар, аларда шәхсән катнашу турындагы хисаплар тыңлана.

4. Форум темасы буенча агарту-тәрбия юнәлеше. Конкурс стена газеталары, әдәби иҗат (хикәя), плакатлар дигән өч номинация буенча читтән торып катнашлы үткәрелә.

Укучы балаларның интеллектуаль иҗаты өчен шартлар тудыруга, өлкән класс укучы­лары белән профильле эшләүгә юнәлтелгән бу чара 2001 елдан үткәрелеп килә. Оештыру­чылары – Казан шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты.

Эшләр 2016 елның 25 январена кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә  кабул ителә (420061 Казан ш., Космонавтлар ур, 57; тел./факс: 273-48-55).

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International