Экология министры Фәрит Габделганиев законсыз кар өемнәрен ачыклау һәм булдырмау эшләрен көчәйтергә кушты

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Идел буе районына законсыз кар өемнәрен ачыклау буенча рейд үткәрде.
“Безнең бүгенге бурыч ‒ язын кар эрегәч реагентларның, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләрнең елгаларга, күлләргә, инешләргә төшүен булдырмау. Кар барлык таләпләр үтәлә торган махсус урыннарга ташылырга тиеш,” ‒ дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Бүгенге көндә Казанда 6 кар эретү станциясе һәм 14 кар өю урыны бар. Алар су саклау зоналарыннан еракта урнашкан, каты өслекле, территорияләре коймаланган, ташылган кар күләмен махсус хезмәткәрләр исәпкә алып тора.
Салмачы бистәсенең Үзәк урамында экологлар 60 кубометрлы рөхсәтсез кар өеме тапты. Рөхсәтсез кар ташыган бер КамАЗ йөртүче “Бистәләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль хокукларны, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” РТ КоАП 3.6 статьясы буенча җәзага тартылачак. Бу бозуга бәйле бүтән затларны ачыклау бара.
Кар составында реагентлар, авыр металлар, ягу-майлау материаллары, тоз һәм ком, нефть продуктлары һәм башка пычраткыч матдәләр булуны тикшерү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре рөхсәтсез өемнән кар пробалары  алды.
Татарстанда барлыгы 12 рөхсәтсез кар өеме ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында иҗтимагый экологик кабулият эшли. Табигать саклау законнары бозылу фактлары турында (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин, мәктәп укучылары өчен “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать законнары бозылу турында фото-видео-фиксацияле хәбәр тапшырган гражданнарга акча түләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International