18 январьда Экология министрлыгы коллегиясенең һәм Россия Табигать күзәтчелегенең берлектәге утырышы үткәрелә

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

18 январьда 9.30да “Корстон” үзәгендә (Казан ш. Ершов ур. 1А й.) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсенең берлектәге утырышы үткәрелә, анда 2015 ел йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар карала. Чарада Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Идел буе федераль округының табигать саклау тармагы җитәкчеләре катнашачак. Журналистлар (843)267-68-22 телефоны буенча аккредитацияләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International