Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар белән эш итү хисапларын алу өчен билгеләнгән рәсми срок узды. Законда билгеләнгән шул срокта хисапларын бирмәгән эшмәкәрләргә карата РФ КоАП 8.2 статьясына (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүгә”) ярашлы рәвештә административ җаваплылык чаралары
Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.
Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.
Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын
Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.
Әңгәмәләр өчен төп темалар:
– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;
– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;
– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә
“Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша
Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.
Бүген экология министры Фәрит Габделганиев Казанның 7нче гимназиясендә 2 “б” класс укучылары өчен “Уенлы экология” дәресен үткәрде. Ул класста “Мәктәп экопатруле” конкурсында әлегә иң күп балл туплаган Ксения Малафеева укый. 1 сентябрьдән алып ул инде рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында 10 хәбәр җибәреп өлгергән. Министр кызга активлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм: “Чисталыкка омтылу һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш. Безгә чүплекләрне фотога төшереп җибәрүче балалар үзләре беркайчан да табигатькә каршы
Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу
Законсыз карьер казу җинаять җәзасына китерде. Чаллыда җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. 0.7 гектар мәйданда 1-15 метр тирәнлектән балчык чыгарылган. Алдан-ала исәп буенча 22 миллион