22 миллион сумлык законсыз карьер. Җинаять эше ачылды.

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Законсыз карьер казу җинаять җәзасына китерде. Чаллыда җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. 0.7 гектар мәйданда 1-15 метр тирәнлектән балчык чыгарылган. Алдан-ала исәп буенча 22 миллион 659 мең сумлык зыян салынган. Матери­аллар хокук саклау органнарына тапшырылды. Дәүләткә салынган матди зыян өчен Россия МВДсының Чаллы тикшеренү идаресенең тикшеренү бүлеге 158 статьяның 4 ө. “б” п. (“Аеруча зур күләмдә урлау”) буенча җинаять эше кузгатты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International