ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар Министры Фәрит Габделганиев Адмиралтейский бистәсендә булды, анда "Адмиралтейский" буасын экологик реабилитацияләү” буенча планлаштырган эшләр белән танышты. Фәрит Габделганиев фикеренчә, әлеге эшләр яңа рекреаөия зоналарын булдырырга мөмкинчелек бирәчәк.   

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк 

Экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар “Яшьләр карашында яшел технологияләр” бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 маена кадәр яшел технологияләр кулланыла торган җитештерү, экологик күзәтчелек буенча үз алымнарың турында фотоматериаллар, видео һәм слайдлар кулланып эшләнгән мәкаләләр, индустрия предприятиеләренең рәсми затлары белән кызыклы интервьюлар җибәрергә кирәк. Конкурста урта һәм һөнәри уку йортларында укучылар, югары уку

Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.

Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушы­лып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын

29-31 мартта Мәскәүдә Геолог көнен бәйрәм итүнең 50 еллыгына багышланган 13нче халыкара “Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” күргәзмәсе үткәрелә. Анда тармакны тотрыклы үстерү, геологик эзләүләрнең экономик хәтәрлеге, геологик эзләүләргә дәүләт ярдәме, санкцияләр шартларында арктик шельфны һәм авыр чыгарышлы ятмаларны

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары

2-3 мартта Санкт-Петербургта су ресурсларына антропоген йогынтыны минималь­ләштерү һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык чаралары комплексына багышланган VII халыкара “Экология” форумы үткәрелә. Төп темалары: Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы; эчә торган суның сыйфатын күтәрү; коммуналь су аерганда зыянны минимальләштерү; индус­триягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка нәтиҗәле технологияләр иңдерү; нефть-газ чыгару секторында экологик куркынычсызлык; каты калдыклар белән эш итү проблемалары.


26
февраль, 2016 ел
җомга

Россия МВДсының Мамадыш районы тикшеренү бүлеге җирнең уңдырышлы катламы бозылу һәм тулай таралган файдалы казылма (үзле балчык) урлану буенча 158нче статьяның 4 өлешенә (“Аеруча зур күләмдә урлау”) таянып җинаять эше кузгатты. Урлау Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары былтыр август аенда дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә ачыкланган иде. Тулай


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International