Казанда Яшьләрнең II республика экологик конференциясе үткәрелде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында Яшьләрнең II республика экологик фәнни конференциясе булып узды, анда студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты. Эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:

1) экология, табигатьтән файдалану һәм тотрыклы үсеш;

2) табигатьтән рациональ файдалануның хокукый нигезләре.

Конференциядә турыдан-туры катнашучыларның барысына да сертификатлар бирелде. Иң яхшы докладлар дипломнар белән билгеләнәчәк һәм Россия гамәли экология журналында (РИНЦ) дөнья күрәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International