Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, “Предприятиенең эчке эколог-аудиторларын әзерләү” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – экологик менеджмент өлкәсендә башлангыч белемнәр бирү, әйләнә-тирәлекне саклау белән идарә итү системасына карата ISO 14001 халыкара стандарты таләпләре, предприятиедә экологик менеджмент системасының төзелеш һәм эш итү принциплары, системага эчке аудит үткәрүнең төп төшенчәләре һәм технологиясе белән таныштыру. Программаның тулай күләме 40 сәгать. Шөгыльләрне федерация һәм республика табигать саклау тармакларының, фәнни оешмаларның һәм индустрия предприятиеләренең алдынгы белгечләре үткәрә. Заказчының кимендә 15 тыңлаучыдан торган төркем төзүе шарты белән укытучыларның урынга барып шөгыль үткәрүе дә мөмкин. Укучыларның категорияләре: предприятиеләрнең ISO 14001 серияле халыкара стандартлар таләпләренә ярашлы рәвештә экологик менеджмент системасының эш итүе өчен җавап бирүче хезмәткәрләре.
Укыту программасының кыскача эчтәлеге:
– Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге законнар.
– Экологик аудитны норматив-хокукый тәэмин итү.
– Предприятиедә хуҗалык итүне экологик тәэмин итү.
– Экологик аудитның этаплары, процедуралары һәм документлары.
– Экологик аудит документлары. Экологик аудит хисабын тутыру.
– Атмосфера һавасы, су ресурслары пычрану чыганаклары булган объектларга, шулай ук куркынычлы калдыклар белән эш итү өлкәсенә экологик аудит.
– Продукцияне экологик маркалау һәм экологик реклама.
– Предприятиедә экологик исәпләүләр һәм хисаплылык.
Уку беткәннән соң квалификация күтәрелү турында таныклык бирелә.
Укуга гаризалар ИДПО КМТТУ, Казан ш., Попов ур., 10 адресына, (843) 231-40-39, 231-89-55 телефонына/факсына, idpoeco@mail.ru эл. почтасына кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте