Татарстан Иреклеләр үзәгендә “Яшел ГТО” нормаларын тапшыру үткәрелде, – Казан скаутлар хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр экологик стандартларны тормышта һәм йортта куллану, сәламәт туклану кагыйдәләре, каты көнкүреш калдыкларын сортлау алымнары турында фикер алышты.
Яшьләргә экологик белем, Ватанны ярату тәрбиясе бирүгә юнәлтелгән, экологик җәмәгать оешмалары әзерләгән бу проект әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә эш итүче коммерциясез оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бүлү конкурсында җиңеп чыккан иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте