Технология университетында экологлар «Предприятиедә экологик менеджмент» программасы буенча шөгыльләр үткәрәчәк

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре һәм белгечләре өчен “Предприятиедә экологик менеджмент” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый алырдай хуҗалык итү я бүтән эшчәнлек белән идарә итү, аны көйләү, аңа контроль ясау өлкәсендә компетентлы җитәкче белгечләр әзерләү.

Шөгыльләрне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, тармакларның, фәнни оешмаларның һәм индустрия предприятиеләренең алдынгы белгечләре, Казан вузлары галимнәре һәм укытучылары үткәрә. Шөгыльләрне үткәрү режимы тыңлаучының төп эшеннән тулысынча я өлешчә аерылып торуын күздә тота. Заказчының кимендә 15 тыңлаучыдан торган төркем төзүе шарты белән укытучыларның урынга барып шөгыль үткәрүе дә мөмкин.

Укыту программасының кыскача эчтәлеге:

– Экологик менеджмент системасы (ЭКС).

– Предприятиенең экологик политикасы.

– Коммуникация һәм белешмәләр алмашу.

– ЭКС документлары.

– Экологик мониторинг системасы.

– Предприятиеләрдә ЭКС оештыру.

– ЭКС оешмасы классификациясе.

– ЭКС структуралары төрләре.

– Әйләнә-тирәлекне саклау тармагының бүтән җитештерү тармаклары белән бәйләнеш­ләре.

– Экологик менеджмент механизмы.

– Хуҗалык эшчәнлеген экологик тәэмин итү.

Уку беткәннән соң квалификация күтәрелү турында таныклык бирелә.

Укуга гаризалар ИДПО КМТТУ, Казан ш., Попов ур., 10 адресына, (843) 231-40-39, 231-89-55 телефонына/факсына, idpoeco@mail.ru эл. почтасына кабул ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International