Казанда чәршәмбе өмәсе үткәрелде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 50дән артык хезмәткәре санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән чәршәмбе өмәсендә катнашты – көрәкләр, тырмалар һәм себеркеләр белән коралланып, чүп-чар, коры-сары, былтыргы яфраклар җыештырды, агач-куакларны тәртипкә китерде. Берничә сәгать эчендә 60лап капчык чүп-чар җыелды. Министрлыкта чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрү традиция булып тора. Коллектив өмәләрдә зур теләк белән катнаша, чөнки министрлык бинасы тирәсендә чиста булуны тели.

Чәршәмбе өмәсенә шулай ук предприятиеләр, юл службалары, мәгариф оешмалары, коммуналь службалар, төзәтү учреждениеләре һәм башкалар чыкты. “Локомотив” пляжы да җыештырылды.

Билгеле булганча, 23 мартта республикада “күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында генераль җыештыру үткәрелә. Максаты – Татарстан территориясен экологик, санитар, эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә туры китерү.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International