Конкурста ул игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел эшләүче коммерциясез оешмалар катнаша ала. Конкурста политик партияләр һәм хәрәкәтләр, һөнәр берлекләре, дәүләти һәм муниципаль оешмалар, шулай ук үзләрен бетерү я яңадан оештыру турында карар чыгарылган коммерциясез оешмалар катнаша алмый.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. “Гражданлык җәмгыятен һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү, гражданнарның хокукларын яклау” темасы буенча:
1) “Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар секторы инфраструктурасын үстерү”;
2) “Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социальләштерү”;
3) “Экстремизмга каршылык бурычларын чишкәндә коммерциясез оешмаларның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге”.
II. “Мәгариф, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, үсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, яшьләр арасында гражданлык һәм патриотизм формалаштыру” темасы.
III. “Милләт-ара һәм конфессия-ара бәйләнешләр” темасы буенча:
1) “Милләт-ара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның үзенчәлеген, мәдәниятен, телләрен һәм йолаларын саклау”;
2) “Конфессия-ара толерантлык формалаштыру”.
IV. “Гаиләне, балаларны һәм аналарны яклау, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм һәм социаль хезмәтләр күрсәтү” темасы буенча:
1) “Аерата мохтаҗ кешеләрне социальләштерү”:
2) “Социаль ятимлекне профилактикалау”;
3) “Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхлакый йолаларны саклау”;
4) “Озак яшәү: активлык һәм иҗат”.
V. “Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау: Татарстан халкының экологик культурасын формалаштыру”.
Гаризалар 2016 елның 19 апреленә кадәр кабул ителә.
Бәйләнеш телефоннары: (843) 557-21-47, (843) 557-20-20.
Тулы почта адресы: 420044, Казан ш., Волгоград ур. 47 й., Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы.
Конкурс турында белешмәләр www.mtsz.tatarstan.ru сайтының “Конкурслар” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте