Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләрен Су спорты төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатын үткәрү көннәрендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Алексей Песошкин, залдагыларга дәшеп: “Бүген без сезгә күмәк көч белән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатларының иң яхшы берсен үткәргән өчен рәхмәт әйтергә җыелдык. Һәркайсыбыз үз эшен төгәл һәм ышанычлы башкарды. Сезнең аркада уңайлы шартлар һәм экологик куркынычсызлык тәэмин ителде. Татарстанда 2013 елгы Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек эре спорт чараларын үткәрү, арытаба да күп кенә чаралар ниятләнү тагын бер кат шуны исбатлый, – экологлар дөрес юнәлештә бара”, – диде һәм коллегаларына яңа уңышлар теләде.
Фәрит Габделганиев исә: “Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казансу елгасының торышына контрольне көчәйтте. Көн саен пробалар алынды, суга йөзләрчә химик һәм токсикологик анализ үткәрелде. Экологларның шул эшләре ачык суда йөзү һәм чуму ярышларын югары кимәлдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Әйләнә тирәлекнең уңай торышы Халыкара йөзү федерациясенең (ФИНАның) бер таләбе булып торганны без яхшы беләбез. Алдагы чараларны да югары кимәлдә үткәрергә тырышырбыз”, – дип йомгаклады.
Су спорты төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатын әзерләп үткәрүгә керткән өлешләре өчен Россия спорт министры Виталий Мутко исеменнән истәлекле медаль һәм Грамота белән бүләкләнделәр:
Камалов Рөстәм Илдарович – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары;
Бакаев Марат Робертович – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары;
Шакиров Фаяз Фәнилевич – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары;
Акчурин Тимур Маратович – “СМП-Нефтегаз” АҖ генераль директорының экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары;
Шубин Альберт Анатольевич – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы;
Сабиров Илһам Нуретдинович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы;
Шаһидуллина Рәйсә Абдулловна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы;
Исмәгыйлев Алмаз Ирекович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы;
Сафиуллина Хәдичә Маратовна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы;
Бодяжин Андрей Сергеевич – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары;
Җаббарова Рәзинә Нурисламовна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары;
Абалин Валерий Петрович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең “Фламинго” судносы капитаны;
Хафизов Марат Нәҗипович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең баш белгече;
Бойченко Наталья Викторовна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының гидрогеология һәм су куллануны көйләү бүлегенең башкаручы киңәшчесе;
Закиров Алмаз Илгизович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы;
Аверьянова Лилия Сәгыйтьҗановна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы урынбасары;
Фәттахов Илдар Сәлимҗанович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Минераль чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы;
Хөсәенов Рәшит Ибраһимович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшләр идарәчесе;
Сафин Марат Вагыйзович – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече;
Әмирова Айгөл Тәлгатовна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күмәк хәбәр чаралары белән бәйләнешләр секторы мөдире;
Бочкова Галина Осиповна – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау экономикасы бүлеге башлыгы.
Министрлыкның матбугат хезмәте