Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Санкт-Петербургта Балалар экология үзәген карады. Ул заманча оешмада ел әйләнәсенә табигать саклау темасына семинарлар, практик шөгыльләр үткәрелә, балалар һәм үсмерләр әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә. Үзәк, мәктәп дәресләре базасында мавыктыргыч белем бирү уеннары һәм шөгыльләре тәкъдим итүче интерактив экологик проект буларак күп бүләкләргә лаек булган.
Министрлыкның матбугат хезмәте