Экология министрлыгына “Зәй балык хуҗалыгы” ҖЧҖендә балыклар күпләп үлү турында хәбәр кергән иде. Моның сәбәбе ачыклау өчен Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Зәй сусаклагычыннан өч ноктада су пробалары алып, анализ ясады. ГРЭСтан су агызу төбәгендә суның температурасы 39оС, кислород микъдары 2.5 мг/л булу расланды. (Соң чик концентрация – 6-8 мг/л.)
Министрлыкның матбугат хезмәте