Чаллыда яшәүче берничә кеше Кама буе территориаль идарәсенә Яңа шәһәрдә, ЗЯБта, ГЭСта, Сидоровкада, шулай ук Алабугада һавадан начар ис килү турында шикаять иткән иде. Шуларга нигезләнеп, идарә белгечләре начар иснең сәбәпләрен ачыклау буенча планнан тыш чаралар үткәрде, Яңа шәһәрдә, ГЭСта, Алабугада урнашкан атмосфера пычрануга автоматик контроль станцияләреннән алынган белешмәләрне анализлады. Күчмә лаборатория пробалар алды. 3 меңнән артык анализ ясалды. Чаллыда һәм Алабугада углерод оксиды, сероводород, ксилол, этилбензол, толуол микъдары нормадан артык булу ачыкланды.
Экологларның әйтүенчә, андый матдәләр чыгару терлекчелек комплексларына хас. Билгесез даирә затларга карата административ тикшеренү кысаларында Кама буе территориаль идарәсе һәм Татарстан Экология министрлыгының махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре сасы иснең ихтимал чыганакларын тикшерде. Предприятиеләрнең матдәләрне рөхсәтсез, кинәт, күпләп ташлавына аналитик контроль көндез дә, кич тә үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте