Бүген Казан балалар тимер юлында “Ата-ана каравыннан тыш калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга булышу, Казандагы алмашчы гаиләләрне әзерләү һәм юнәлтү үзәге”ндә асралучы балалар өчен экологик дәрес үткәрелде.
“Чараны Экология министрлыгы ярдәмендә, “Россия экологиясе” партия проекты кысаларында, балаларда табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатларында “Бердәм Россия” партиясе инде икенче елын үткәрә, – дип белдерде экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин. – 20ләп бала, ата-аналары белән бергә, Яшьләр станциясеннән Зөбәрҗәт күлгә кадәр поездда йөреп кайтты. Мавыктыргыч йөреш вакытында Шәһәр экология-биология үзәге укытучысы Андрей Шкуро балалар өчен Су саклау зоналары елына багышланган конкурслар, викториналар, мастер-класслар үткәрде.”
“Күп балала гаиләләргә, гаиләгә алынган балаларга ярдәм иткән өчен, шулай ук кызыклы, белем һәм тәрбия бирә торган чаралар үткәргән өчен Сезгә зур рәхмәт! Шундый чаралар ешрак үткәрелсен!” – диделәр дәрестә катнашучылар.
Чараны Экология һәм табигый байлыклар министры ярдәмендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Сәләхов командасы оештырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте