7 октябрьдә Мәскәү хөкүмәтенең “С” утырышлар залында (Яңа Арбат ур. 36 й) федераль хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнарының һәм бизнесның калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәйләнешләрен координацияләү буенча дүртенче төбәк-ара түгәрәк өстәл үткәрелә, – дип хәбәр итә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.
Чараның көн тәртибендә – калдыклар белән эш итүнең төрле аспектларын җайлау, шул исәптән җитештерүчеләрнең җаваплылыгын күтәрү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләти реестрын төзү; каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кору; калдыкларны җыю һәм эшкәртү тармагын формалаштыру мәсьәләләре. Калдыклар белән эш итүнең территориаль схемаларына таләпләр, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүче региональ операторларны конкурс аша сайлау тәртибен раслауга бәйле мәсьәләләр дә каралачак. Күмеп кую 2017 елның 1 январеннан тыелачак калдыклар белән эш итүне оештыру, Россия Төзелеш министрлыгы әзерләгән норматив хокукый актлар тикшереләчәк. Катнашучыларга калдыклар урнаштыру урыннарына мониторинг үткәрү һәм зарарлы калдыкларны урнаштырган өчен түләүне киметүгә дәгъвә итү мөмкинлеге, бериш төркемле товарлар белән эш иткәндәге таләпләр; җитештерүчеләрнең җаваплылыгын тормышка ашыру турында белешмәләр биреләчәк. Калдыклар белән эш итү базарының яңа эшчәнлек кагыйдәләре, төбәкләрдә калдыкларны, шул исәптән коммуналь калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утильләштерү тармакларын төзү турында фикер алышу ният ителә. Түгәрәк өстәл эшендә Россия Табигать министрлыгы, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Индустрия-сәүдә министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тармак экспертлары катнашачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте