2017 елның январеннан файдалы казылмаларны баету буенча IMPC 2018 XXIX Халыкара конгрессына онлайн-теркәлү башланды. Мероприятие 2018 елның 15-21 сентябрендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә булачак. Конгресс ике елга бер мәртәбә уздырыла һәм, белем һәм тәҗрибә уртаклашу, фәнни эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм яңа технологияләр турында сөйләшү өчен, бөтен дөньядан бу өлкәнең профессионалларын җыя.
Яр Чаллы шәһәренең ике кешесенең табигать саклау законнарын бозган өчен түләмәгән штрафлары аларның Россиядән читкә чыгу мөмкинлекләрен чикләү өчен нигез булды. 2016 елның февралендә алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының
“Тыюлык дәресе” Бөтенроссия проекты эшенең беренче ае йомгаклары ясалды. Январьда анда 158 мең укучы катнашкан. Үткәрелгән дәресләр һәм катнашкан укучылар саны буенча Татарстан лидер булып тора – 9897 укучы өчен дәресләр уздырылган. Икенче урында Чувашия – 9385 укучы. Өченче урында Санкт-Петербург: тыюлык дәресендә 7242 бала булган. Аннан соң Мәскәү – 5064 кеше, Башкортстан Республикасы – 5052, Красноярск крае – 3891, Воронеж өлкәсе – 3820 һәм Түбән
Азнакай шәһәренең “Гнездышко” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Табигатьне саклау – безнең уртак бурыч” темасына экологик дәрестә катнаштылар. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең беренче разрядлы
Лаеш районының Атабай авылында Татарстан кешесе Чулман елгасы акваториясе төбен һәм ярын үзгәртеп, табигатькә зарар китергән. Әлеге факт бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан дәүләт экологик мониторингы барышында ачыкланды. Су объекты ярында авыр техника эшли иде. Экология министрлыгы инспекторлары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте тарафыннан 2016 елда үткәрелгән акцияләр, форумнар, конкурслар һәм мастер класслар турында сөйләштеләр. Активистлар министр Фәрит Габделганиев белән очрашты. Экология һәм җәмәгать урыннары елында уртак эш дәвам итеп кенә калмыйча, бөтен республиканы “
Экология әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, ә кешенең яшәү рәвешенә дә кагыла. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм, әлбәтттә, табигать белән дөрес мөнәсәбәттә булу. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева һәм “Кадрлар резервы” Республика проектында катнашучы Иван Герасимов
ЭКОукучылар “ЗИЛАНТ” XVII ачык шәһәр экологик форумында катнаштылар. Мероприятие Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Оештыручылары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты. Форум мәктәп укучыларының “ЗИЛАНТ” проекты
Рус география җәмгыяте белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Артек”, “Смена”, “Орленок”, “Океан” балалар үзәкләрендә профильле сменаларда катнашуга конкурс игълан итте. Конкурста катнашырга география белән кызыксынучы 10-17 яшьлек укучылар - төрле проект һәм экспедицияләрдә катнашучылар, география, экология, этнография, төбәкне өйрәнү һәм башка предметлар буенча олимпиадалар җиңүчеләре чакырыла.
Бүген Казан шәһәренең 161нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә актив укучыларның Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы Иван Герасимов белән очрашуы булды. Кунаклар танып белү характерындагы дәрес үткәрделәр һәм табигать саклау өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Укучылар, үз чиратында, экологик темаларга төрле чараларда, конкурсларда, конференцияләрдә катнашып ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Җәен укучылар Татарстанның көньяк-көнчыгышына экспедицияләргә чыгалар һәм эзләнүләр