Чик йозаклы. Табигатькә бурычлары өчен Автошәһәрнең ике кешесенә Россиядән читкә чыгу мөмкинлеге чикләнә.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең ике кешесенең табигать саклау законнарын бозган өчен түләмәгән штрафлары аларның Россиядән читкә чыгу мөмкинлекләрен чикләү өчен нигез булды. 2016 елның февралендә алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 маддәсенең 1 өлеше буенча Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен административ җаваплылыкка тартылган иде. Штраф суммасы – 3000 сум. Казылмаларны законсыз чыгару гомуми күләме 546 кв.м булган мәйданда алып барылган. Алынган файдалы казылмаларның күләме 1 528 куб.м тәшкил итә. Җир асты байлыкларына 275 483 сумлык зыян китерелгән. “Кара казучылар” административ штрафны һәм китерелгән зыянны вакытында түләмәгәннәр, Яр Чаллы шәһәр суды хөкеме белән, бурычлы бу затларның Россия Федерациясеннән чыгу мөмкинлеген вакытлыча чикләү турында карар  чыгарылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International