Идел, Чулман һәм Нократ елгалары турында. Әгерҗе районының "Алмалы" лагерында ял итүче балалар өчен республикадагы эре су объектлары турында күбрәк белү һәм үзләренең белемнәр багажын тулыландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Биредә Татарстан Республикасы Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре оештырган эко-дәрес узды. Чара барышында табигать саклау ведомствосы белгечләре балаларга Татарстанның елгаларның һәм күлләрнең су мәйданы буенча Идел буе федераль округында 1 урынны алып торуы турында сөйләде. "Республикада барлыгы 36 мең су объекты бар. Ә суның сыйфаты, билгеле булганча, әйләнә-тирә мохит сыйфаты турында сөйләгәндә аныклаучы әһәмият булып тора", – дип билгеләде экологлар. Әлеге очрашу үсеп килүче буында үз җирлегендәге сулар, аларны саегудан һәм пычранудан саклау турында белемнәр системасын формалаштыруга юнәлдерелде. "Без табигатькә карата сакчыл караш турында мөмкин булганча күбрәк җәелдерергә омтылабыз, балаларның үзара бәйләнешне сизүе һәм табигатьнең гүзәллеген һәм чисталыгын сакларга тырышуы бик сөендерә", – ди идарә белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте