Хәрәкәтнең 100 еллыгы. Республика юннатлары фестивале барча Татарстаннан табигать белгечләрен җыячак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Юннатлар хәрәкәтенең үсеш алу тарихы, яшь натуралистлар бер гасыр дәвамында эш алып барган юнәлешләренең үзенчәлекләре һәм республиканың флорасы һәм фаунасы турында кызыклы фактлар. 19 июнь көнне Биектау районының Крутушка поселогында Республика юннатлары фестивале узачак. Россиядә юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте, Казан ш. Балалар өчен шәһәр экология-биология үзәге оештыра.

Россиядә яшь табигать сөючеләрнең беренче берләшмәсе 1918 елның маенда барлыкка килә. Ул вакытта, Яшь табигать сөючеләр станциясенә даими практикант буларак язылырга теләүчеләрне чакырган игъланга 17 кеше җавап бирә. Дистәләрчә еллар дәвамында хәрәкәт илне шул дәрәҗәдә колачлый ки, яшь натуралистларның станцияләре һәм түгәрәкләре һәр мәктәптә диярлек эшли башлый. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә яшь табигать сөючеләр туган төбәкнең үсемлекчелек һәм хайваннар дөньясын өйрәнү өчен экскурсияләргә һәм экспедицияләргә чыга, иҗтимагый әһәмиятле эшләрдә катнаша. Татарстан Республикасында юннатлар хәрәкәте 1924 елда барлыкка килә, ул чакта "Пионер Коммунасы" сынау йортында 19 яшьлек Борис Царегородцев яшь натуралистлар түгәрәген оештыра.

Хәзерге вакытта Россиядә өстәмә белем бирүче экологик-мәгариф эшчәнлеген Балаларның федераль экологик-биологик үзәге координацияли. Татарстан территориясендә 308 мәктәп экология түгәрәге исәпләнә, аларда 5 мең тирәсе укучы шөгыльләнә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International