ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2012 ел
дүшәмбе

“Яшел патруль” хәрәкәте активистлары башлангычы белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Яруллин һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан күлне чистарттырды. Бу чарада шул төбәктә яшәүчеләр дә катнашты, барысы бергә 70 кеше булдылар.


25
май, 2012 ел
җомга

Татарстанның Лаеш муниципаль берәмлегенең Комлы Кавал авылы китапханәсендә 6–11 класс укучыларының “Мин табигатьтә – табигать миндә” дип аталган районкүләм иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.


23
май, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм матбугат чаралары катнашында Казан шәһәренең Мәскәү районына рейд үткәрелде.


18
май, 2012 ел
җомга

Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, матбугат чаралары белән берлектә, Чистай шәһәренә рейд үткәрделәр. Анда шулай ук Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Миңголов катнашты.


15
май, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экология дәресе” бөтенреспублика акциясе үткәрделәр.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Министрлар Кабинетының 28.06.2004 №307 карары нигезендә үткәрелә торган “Кеше һәм табигать”, “ЭКОлидер” конкурсларына мәгълүмат чаралары материаллары һәм предприятие анкеталары кабул итә башлый.


12
май, 2012 ел
шимбә

Өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү, экологик белемнәрне пропагандалау һәм яшь буынга экологик тәрбия бирү максатларында, 12 май көнне Татарстанның 178,  Бердәм экология дәресе үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Бу зур чара Халыкара Экологик белем бирү көненә багышланды.


11
май, 2012 ел
җомга

Иртәгә, Халыкара экологик белем көне кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү учреждениесендә  “Бердәм экология дәресе” дигән бөтенреспублика акциясе үткәрәчәк.


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, Казанның Идел буе районына рейд үткәрделәр.


5
май, 2012 ел
шимбә

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International