Юридик зат чүплекне бетерүдән баш тартканнан соң, экологлар Чаллы судына дәгъва гаризасы юлладылар.
Нурлатта ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан оештырылган экология дәресе булды. Бу юлы 2 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән мавыктыргыч очрашу узды.
Чаллының 38нче мәктәбенең икенче сыйныф укучылары, туган мәктәбеннән чыкмыйча гына, мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Кама буе идарәсе инспекторлары алар өчен урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган танып-белү экодәресләрен үткәрделәр.
ТР Арбитраж суды экологларның таләпләрен хуплады һәм «Займилк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен Зәй җирлеге рельефына агып төшүче суларны агызган өчен 1 миллион 630 мең сум түләргә мәҗбүр итте.
3 февральдә Россия Президенты Владимир Путин «Су объектларында кешеләрнең иминлеге турында» федераль законга кул куйды. База законы суда һәм яр буе территорияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен билгели.
Экологлар Апас штп «Радуга» һәм «Кояшкай» балалар бакчалары балаларына безнең һәрберебезнең планетабызга ничек тәэсир итә алуы турында сөйләделәр.
Министрлыкта 31 ел эшләгән тармак ветеранына бүләкне экология министры Александр Шадриков барлык территориаль идарәләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә тапшырды.
«Казан май комбинаты» акционерлык җәмгыяте Лаеш районында агынты суларны агызу эшендә катнашы булмавын исбатлый алмады.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 374 мөрәҗәгать керде, шуларның 179ы инде хәл ителгән.
Хезмәткәрләр 3 кубометрдан артык техника җыйганнар.