Санитар икеайлык кысаларында Үзәк идарә инспекторлары Питрәч районына күчмә тикшерү үткәрделәр. Кощаково авыл җирлегендә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын туплау урыны ачыкланды.
Чүплекнең гомуми мәйданы 450 кв.м тәшкил итә.
Дәүләт реестры нигезендә җир кишәрлекләренең милекчесе федераль дәүләт экология күзәтчелегенә тиешле предприятие булып тора. Хокук бозу турындагы барлык мәгълүмат Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә юнәлдерелде.