Экология министрлыгы инспекторлары экологик икеайлык барышында Балык бистәсендә 3 чүплек таптылар

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Балык Бистәсе районы территориясен мониторинглау барышында Министрлыкның Идел-Кама идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез туплау фактларын ачыкладылар.

Зәки Шәймәрданов урамында автомобиль шиннарыннан чүплек табылды.

Шулай ук Балык Бистәсе штп чикләрендә гомуми мәйданы 200 кв.м булган тагын 2 чүплек табылды.

Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Балык Бистәсе районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуың ярамавы һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International