Буада ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уза торган «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Идел аръягы идарәсе хезмәткәрләре «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы педагоглары белән бергә экологик өмәгә чыктылар. 

Алар бергәләп Карла елгасы ярын һәм нарат урманын пластик шешәләрдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабалардан, полиэтилен пакетлардан һәм башка көнкүреш чүп-чарларыннан чистарттылар. Шәхси мисал белән алар табигатебезнең чисталыгын саклауга һәр кешенең үз өлешен кертә алуын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International