Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Казан шәһәре Идел буе районының «Труд» ширкәте тирәсенә рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгатьләр килде. Дәүләт инспекторлары территориягә карата күчмә тикшерү үткәрделәр һәм чокырны җир казу эшләре вакытында барлыкка килгән калдыклар белән күмү фактын ачыкладылар.
Әлеге факт буенча Казан башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта дәгъва-шикаять характерындагы чаралар кулланылачак.