Сарман районының үз Хәтер бакчасы барлыкка килде

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары һәм педагоглары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мәктәп бакчасында «Хәтер бакчасы» аллеясы булдыру буенча грант проектын гамәлгә ашыралар.

Бүген алар Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырында башларын салган якташлары истәлегенә алма аллеясы утырттылар. Мәктәп директоры Ринат Дәүләтов белән акциядә катнашучылар 40 яшь алмагач утыртты.

Агач утырту – мөһим экологик чара да. Акциядә «Экояз-2024» конкурсында җиңүче Хәннановлар гаиләсе катнашты. Алар үзләренең экологик инициативалары турында сөйләделәр. 

Геройлар турындагы истәлек мәңге яшәсен һәм һәрберебезнең эшендә дәвам итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International