МХО катнашучылар – аеруча чыныккан кешеләр, чын геройлар! Экология министры Александр Шадриков «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Игорь Егоров белән очрашты

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Игорь Егоров белән очрашты. МХО ветераннарына ярдәм итү республика программасы кысаларында остаз итеп билгеләнгән министр алгы сызыктан күптән түгел генә кайткан Игорь Яковлевич белән беренче очрашуын уздырды.

Очрашу чын-чынлап җылы булды, чөнки әңгәмәдәшләрне туган республикага мәхәббәт кенә түгел, ә гомуми һөнәри юнәлеш тә берләштерә. 2001 елдан 2004 елга кадәр Игорь Егоров Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә баш белгеч булып эшли, соңрак Татарстан республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсендә эшли.

Әңгәмә барышында Александр Шадриков һәм МХО ветераны Татарстанның табигатьне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Министр Игорь Егоров белән ведомствоның агымдагы проектлары турындагы мәгълүмат белән уртаклашты:

«Безнең Министрлык бүген – ул контрольдә тотучы орган гына түгел. Без фәнни проектларны башлап җибәрәбез, яшьләр белән эшлибез, җәмәгатьчелекне экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәбез. Һәм иң мөһиме - «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча масштаблы чараларны гамәлгә ашырабыз. Безгә республиканың табигый байлыкларының саклануы һәм артуы мөһим», - дип сөйләде Александр Шадриков.

Үз чиратында, Игорь Егоров киләчәккә планнары белән уртаклашты. Хәзер ул Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсендә өлкән белгеч вазыйфасында хезмәтенә кайткан һәм «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнаша.

«Батырлар» программасында катнаша алуымны белгәч, мин шунда ук карар кылдым — бу минем республика өчен тагын да файдалырак булу мөмкинлеге. 1600 дәгъвачы арасыннан сайлап алуны уздым, һәм хәзер бу мөмкинлеккә бик шатмын. Минемчә, безнең һәрберебез үз Ватаны өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш – кемдер аны алгы сызыкта яклый, ә кемдер монда, туган җирләрендә кешеләр һәм табигать иминлеге өчен хезмәт итә», - дип уртаклашты Игорь Егоров.

Александр Шадриков Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла торган һәм ветераннарга ярдәм итү генә түгел, республика белән идарә итүгә көчле характерлы һәм нык принциплы кешеләрне җәлеп итү өчен дә уникаль мөмкинлек бирә торган остазлык программасының мөһимлеген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, «Батырлар. Татарстан геройлары»  – ул ветераннар һәм МХО катнашучылары арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

Программада катнашу өчен МХО катнашучылар арасыннан якынча 1 600 татарстанлы гариза биргән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча укуга 45 кеше кабул ителгән. Сайлап алу өч этаптан торды: онлайн-анкета тутыру һәм эссе язу, тестлар һәм турыдан-туры әңгәмә.  Проектның мәҗбүри шарты – остаз булу, ул үз тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашачак һәм программада катнашучыга юнәлеш бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International