Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» акциясе кысаларында 2,5 меңгә якын автомобиль тикшерелде

2025 елның 1 августы, җомга

Татарстанда атмосфера һавасының автотранспорт белән пычрану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән масштаблы «Чиста һава» акциясе дәвам итә. Акция 1 июньдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән старт алды.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең уртак эше кысаларында бүген Югары Ослан районының «Малиновка» юл-патруль хезмәте постында чираттагы рейд узды.

«Без ел саен автотранспортны газларның экологик яктан чиста булуына карата тикшерәбез. «Чиста һава» операциясе автомобильләрдән чыккан газларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын булдырмау өчен гамәлгә ашырыла. Газ анализаторлары ярдәмендә без чыккан газларны бензинда эшләүче машиналар өчен углерод оксиды микъдарына һәм дизель машиналары өчен төтенлелеккә тикшерәбез. Үлчәү нәтиҗәләре буенча норматив матдәләрнең артуы ачыкланса, административ беркетмәләр төзелә», - дип сөйләде операция барышы турында ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов.

Республика территориясендә 1 августка 2445 берәмлек автотранспорт тикшерелгән, алар арасында:

  • 2116 җиңел автомобиль
  • 137 йөк машинасы
  • 192 автобус

53 транспорт чарасында (барлык тикшерелгәннәрнең 2,1% ы) пычраткыч матдәләр чыгаруның билгеләнгән нормативларын арттыру очраклары ачыкланган, шулардан:

  • 44 җиңел автомобиль
  • 6 йөк автомобиле
  • 3 автобус

Бензин белән эшләүче 41 автомобильдә, дизель двигательле 6 автомобильдә, газ моторлы двигательле 5 автомобильдә (пропанда) арттыру очраклары ачыкланган. Метанда эшләүче автомобильләрдә артыклык очраклары ачыкланмаган. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 40 беркетмә төзелгән һәм аңлату эшләре башкарылган.

Шул исәптән бүген «Малиновка» постында экологлар 9 автотранспорт чарасын тикшерделәр, бер автомобильдә артыклык очрагы ачыкланды.

Быел контроль чаралар Татарстанның 23 муниципаль районын колачлады. Газларның агулылык дәрәҗәсен үлчәү заманча газ анализаторы ярдәмендә башкарыла, бу исә автотранспорт чараларының торышын объектив бәяләргә һәм тәртип бозучыларны оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Мондый хокук бозуларны булдырмау буенча автомобиль хуҗалары белән аңлату эшләре алып барыла, шулай ук законнар нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный.

Әгәр узган еллар статистикасына мөрәҗәгать итсәк, хокук бозучыларның өлеше кимүен билгеләп үтәргә була. Әйтик, 2024 елда шундый ук рейдлар кысаларында транспорт чараларының уртача 2,7% өлешендә артыклык очраклары ачыкланган.

«Биш ел нәтиҗәләре буенча автотранспортта зарарлы матдәләр күләме сизелерлек кими. Машина йөртүчеләр үз автомобилен карап тотуга җаваплы карыйлар. Автомобильләр паркы үзгәрә, иске машиналар экологик класслары югарырак булган яңаларына алмаштырыла», - дип билгеләде Никита Маслов.

2025 елның июлендә Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә республиканың төрле районнарында рейдлар үткәрде:

  • 3 июльдә Минзәлә районында 82 автомобильгә экологик контроль үткәрелде, аларның 5ендә токсиклык күрсәткечләреннән артып китү очраклары ачыкланды. Барлык хокук бозучыларга карата тиешле беркетмәләр төзелде.
  • Теләче районында Төньяк территориаль идарә инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә 28 автомобильне карап чыктылар, 1 йөк автомобилендә нормаларны арттыру ачыкланды.

Татарстанда автотранспортны тикшерү «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International