Халык хәбәре буенча экологлар Казан шәһәренең Вахитов районында чүплек таптылар

2025 елның 1 августы, җомга

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Подгорная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килде. Инспекторлар урынга чыктылар, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты расланды. Чүплек 24 кв.м мәйданлы территорияне чүпләгән, күләме – 12 куб. м.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International