Апас штп. ККК полигонын эксплуатацияләү һәм су саклау зоналары режимын үтәү мәсьәләләре турында гражданнарны кабул итү чарасында фикер алыштылар. Халык белән очрашуны Татарстанның табигатьне саклау районара прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов һәм Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Фәтрахманов үткәрде.
Кабул итү барышында табигатьне саклау законнары таләпләренә, экологик хокук бозулар өчен җаваплылыкка һәм экологик бәхәсләрне хәл итү тәртибенә карата җентекле аңлатмалар бирелде. Марат Фәтрахманов билгеләп үткәнчә, мондый эш халыкның экологик грамоталылыгын арттыруга һәм районда табигатьне саклау нормаларын үтәүгә контрольне ныгытуга ярдәм итә.