Азнакай шәһәренең «Юлдаш» гараж җәмгыяте территориясендә ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. Пычрану мәйданы 1458 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме 405 куб.м.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозмаска дигән кисәтү җибәрелгән иде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә була: «ПОС» кире элемтә платформасында; - интернет кабул итү системасы аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә; - «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.