Бүген «Ак барс» балалар рәсемнәре, кул эшләре һәм постерларының иҗади конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Ул 1 октябрьдә башланды һәм 17 октябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.
Бүгенгә 250дән артык гариза теркәлде инде. Эшләр арасында рәсемнәр, кул эшләре бик күп, хәтта ярмадан ясалган ак барс та бар.
Исегезгә төшерәбез, конкурс сирәк очрый торган хайван гына түгел, ә Татарстан Республикасының мөһим тарихи һәм мәдәни символы булган ак барсны саклап калуга да багышланган. Ул төрле яшьтәге укучылар арасында үткәрелә.
Конкурс шартлары:
Үткәрү вакыты: 2025 елның 1-23 октябре.
Катнашучылар: өч яшь категориясендә мәктәп укучылары:
Кече (1-4 сыйныфлар): кул эшләре һәм рәсемнәр кабул ителә.
Урта (5-9 сыйныфлар): рәсемнәр һәм постерлар кабул ителә.
Өлкән (10-11 сыйныфлар): рәсемнәр һәм постерлар кабул ителә.
Этаплар:
Гаризалар һәм эшләр кабул итү: 2025 елның 1 октябреннән 17 октябренә кадәр.
Финалистларны игълан итү: 2025 елның 20 октябре.
Җиңүчеләрне бүләкләү һәм иң яхшы эшләр күргәзмәсен ачу тантанасы 2025 елның 23 октябрендә (Халыкара ак барс көне) узачак.
Төп бүләк: Алтай Республикасындагы «Ак барс» фәнни үзәгенә эксклюзив сәфәр! Җиңүче бу гаҗәеп хайваннарны шәхсән күзәтә һәм галимнәрнең эше белән таныша алачак.
Ак барс турында сәнгать аша сөйләү, мирасны саклап калу һәм, бәлки, уникаль сәяхәткә чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Эшләр көн ахырына кадәр генә кабул ителә. Заявка җибәреп өлгерегез!