1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5165 мөрәҗәгать кергән.
Еш кына татарстанлылар санкцияләнмәгән чүплекләргә зарлана. Бу мәсьәлә буенча 2655 хәбәр килгән. Шикаятьләр ешлыгы буенча икенче урында – һава буенча сораулар. Бу категориядә 849 мөрәҗәгать кергән. Су буенча 544 мөрәҗәгать килгән, файдалы казылмалар буенча 40 шикаять һәм башкалар – 1077 мөрәҗәгать.
Иң күп хәбәрләр Министрлыкның интернет кабул итү бүлмәсендә теркәлгән – 2325. «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1601 хәбәр кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1076 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 163 мөрәҗәгать кергән.
Бүгенгә 4774 хәбәр (92%) инде экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).