Тукай районында экологлар рөхсәтсез чүплек таптылар

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Тукай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Круглое Поле бистәсендә экологлар төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларының рөхсәтсез чүплеген, шулай ук эре габаритлы торак калдыкларын ачыкладылар.

 Хокук бозу мәйданы 49 кв.м тәшкил итә.

Круглое Поле авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International