2026 елның 1 мартыннан уңайсыз метеорологик шартлар (УМШ) чорында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планнарын эшләүгә һәм килештерүгә карата яңа таләпләр үз көченә керә.
ТР Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәре гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экодәресе үткәрделәр.
ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районы Отары бистәсендә рөхсәтсез чүплек һәм калдыкларны яндыру турында берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.
Үзәк идарә инспекторлары урынга барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны җыю фактын расладылар. Хокук бозу мәйданы 5437 кв. м тәшкил иткән.
ТР экология министры Азат Җиһаншинның беренче эш сәфәрләренең берсе Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларына визиты булды.
Арча районы территориясен тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануны ачыклаганнар.
Бүген, Россиянең кышлаучы кошлар көнендә, ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 22 нче балалар бакчасында булдылар. Инспекторлар өлкән төркемнәр өчен “Россиянең күчмә һәм кышлаучы кошлары” темасына дәрес үткәрделәр.
Бүген видеоконференц-элемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Татарстан Республикасыннан ТР экология министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
Мөслим районы территориясен тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды. Мөслим авылында Экология министрлыгы белгечләре “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җирнең уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү буенча эшләр башкарылуын теркәгәннәр.
Региональ дәүләт экология күзәтчелегенә эләгә торган I, II һәм III категорияле әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау объектларында эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ел саен җитештерү экология контролен (ҖЭК) оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап бирергә тиеш. Хисапны Росприроднадзорның рәсми сайты аша электрон рәвештә бирергә кирәк: https://ksv.rpn.gov.ru.
Элегрәк ТР Экология министрлыгына Яр Чаллыдагы чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары шәһәрнең Үзәк районына киттеләр.